+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Бу - бик мөһим юнәлеш"

Башкортстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру яхшы темплар белән бара. Бу хакта республиканың беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстан сакчыл җитештерү принципларына өйрәтелгән белгечләр саны буенча гомумдәүләт проекты лидерлары өчлегенә керә. Программада катнашучылар саны - 1 388 кеше, бу - планнан 168 процент. Проектка җәлеп ителгән предприятиеләрнең күләме дә максатлы күрсәткечләрдән тора. Бу исемлектә инде 87 оешма бар, һәм аларның саны үсүен дәвам итә. Быел хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше республикада 3,1 процент тәшкил итте, бу Гомумрусия күрсәткечләреннән югарырак.
Рөстәм Моратов ассызыклаганча, Башкортстан үз алдына гомумдәүләт проектын үтәү буенча алдынгы позицияләргә чыгу максатын куя. Программада катнашучыларга сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлешендә эксперт озата барулары, шулай ук федераль һәм төбәк сәнәгать үсеше фондының ташламалы заемнары керә.
Яңалыклар турында сөйләгәндә беренче вице-премьер билгеләп үткәнчә, 2021 елдан башлап катнашучылар өчен сайлап алу критерийлары үзгәрәчәк: керемнең минималь бусагасы артачак, исемлектән торак-коммуналь өлкә оешмалары югалачак, әмма сәүдә предприятиеләре өстәләчәк. Эксперт ярдәме форматы да үзгәрәчәк.
- Бу - бик мөһим юнәлеш, аның белән җитди шөгыльләнергә кирәк, - диде Радий Хәбиров.
Фото: рravitelstvorb.ru
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас