+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Табиблар күчмә рәвештә дә эшли

Авырмагыз гына!

Авырмагыз гына!
"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында атна дәвамында республиканың стоматология поликлиникасы белгечләре бригадасы Балакатай районының Белянка авылында пациентларны кабул итте. 109 кеше медицина ярдәмен бушлай алды.
Стоматология кабинеты "ПАЗ" автобусы салонында урнашкан һәм заманча җиһазландырылган. Пациентларга, хирургия ярдәме, терапевтик дәвалау кебек үк, рентгенологик тикшерү үткәрелә һәм авыз куышлыгында яман шеш авыруына иртә диагностика ясала.
Шунысын да әйтергә кирәк, республикада мобиль стоматология комплексы 2018 елдан бирле эшли. Шул вакыт эчендә ул 40 тапкыр күчмә рәвешле эшкә чыккан, анда 5 меңнән артык кеше ярдәм алган.
Фото: srk.nationalpriority.ru
#национальныепроекты
Читайте нас