Балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән.
Без балачак илен нинди итеп күрәбез? Якты, матур, бары тик шатлык һәм яхшылык кына китерә торган итеп.
"Балачак иле" дигән матур исем бирелгән балалар бакчасы, әлбәттә, аңа тулысынча туры килергә тиеш. Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе матур, уңайлы булсын өчен Дүртөйле районы хакимияте дә, мәгариф идарәсе да, яңа балалар бакчасы төзи торган Уфа газ компаниясе белгечләре дә зур көч салалар.
Күптән түгел бакча ихатасына асфальт түшәгәннәр, тышкы яктылыкны монтажлаганнар. Верандаларны төзекләндерәләр, аларның каркасын урнаштырганнар, чиратта - түбә, идән, эскәмияләр урнаштырачаклар. Уен мәйданчыкларында йомшак резин өслек булачак. Су белән тәэмин итү, җылылык, канализация системасы файдалануга әзер инде. Вентиляция һәм сигнализация монтажлана. Өченче һәм икенче катларда диварларның 50 проценты буяуга әзерләнгән.
Исегезгә төшерәбез: бишенче балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Ул «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә. Биредә 16 төркем булдырылачак. Объектны киләсе ел башында тапшыру планлаштырыла. Яңа елга нәниләр һәм аларның әти-әниләре өчен менә дигән бүләк ул.