Стәрлетамакта ел ахырына 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше тәмамланачак.
Әлеге объект «Демография» гомумдәүләт проекты һәм республика максатлы инвестицион программасы кысаларында төзелә. Дәүләт заказчысы – капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчы - «А-Строй» җәмгыяте.
Төзелеш-монтаж эшләренә узган елның ноябрендә керештеләр. Мәктәпкәчә учреждениенең гомум мәйданы 4 мең квадрат метр тәшкил итә. 260 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы Стәрлетамакта иң зурларның берсе булачак. Бина җылы ике катлы күчү юлы белән тоташтырылган ике параллель корпустан проектланган.
Мәктәпкәчә учреждение 12 төркемгә исәпләнгән. Объект аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен дә тәгаенләнгән. Балалар бакчасында пассажирлар лифты һәм икенче катка азык китерү өчен кече йөк лифты урнаштырылачак.
Бүгенге көндә территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган, фасад эшләре тәмамланып килә. Җылылыкны тест рәвешендә бирү оештырылган. Төзүчеләр эчке бизәкләү эшләрен башкара. Җиһазлар кайтарыла.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда «Демография» гомудәүләт проекты буенча 3228 урынга 22 балалар бакчасы төзелгән инде. 2020 елның максаты - 3 890 урынга исәпләнгән 24 учреждение, шулардан - Уфа районының Чесноковка авылында 640 балага исәпләнгән балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп файдалануга тапшырылды.
Фото: Государственный комитет Республики Башкортостан по строительству и архитектуре
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан