+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары
22 ноябрь 2020, 08:20
Уфа укучысы иң яхшы эко-тукталыш уйлап тапкан!
“Планета – безнең байлыгыбыз" Бөтенрусия конкурсында Республика балалар белем бирү технопаркы укучысы Искәндәр Булатов җиңү яулады.
“Планета – безнең байлыгыбыз" Бөтенрусия конкурсында Республика балалар белем бирү технопаркы укучысы Искәндәр Булатов җиңү яулады.
Мәскәүдә Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында “Планета — безнең байлыгыбыз” Бөтенрусия конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә илнең 14 төбәгеннән 26 укучы җиңүче булды.
Конкурсның Эксперт советы карары нигезендә, Уфа шәһәренең Республика балалар белем бирү технопаркы укучысы Искәндәр Булатов “Эко-архитектура” номинациясендә “ЭКО-тукталыш дизайны” конкурс эше белән җиңүче дип табылды. Проектның фәнни җитәкчесе — “Башкортстан кванториумы” технопаркының өстәмә белем бирү педагогы Дарья Фәхретдинова.
Русия Президенты Владимир Путинның 2024 елга кадәр билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында мәгарифне үстерүгә нигезләнгән юнәлеш тә бар. “Кванториум” балалар технопарклары “Һәр баланың уңышы” проекты буенча “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото:
https://pravitelstvorb.ru/
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"