Башкортстанда "Мәдәният" гомумдәүләр проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла. Шуларның берсе - 26 ноябрьдә Башкортстан Республикасы Милли музеенда бөек скульптор Сосланбәк Тавасиевның «Батырлык, каһарманлык, дан турында» дигән күргәзмәсе ачылачак.
«Абрамцево» музей-тыюлыгы җыелмасыннан 28 скульптура һәм графика әсәре рәссамның гаиләсе, аның иҗат юлы, фидакарьлеге һәм һөнәри рухландырган хезмәте белән таныштырачак.
Күргәзмә өч бүлектән тора: «Совет иле тарихы һәм осталыкка килү»; «Яңа Абрамцево»; «Салават Юлаевка һәйкәл». 1930-1
50 елларда Сосланбәк Тавасиевның скульптура эскизлары һәм графика эшләре, гипста, ташта, агачта һәм бронзада башкарылган скульптуралары киеренке иҗади процесс киңлеген тудыра. Күргәзмәнең кульминациясе булып «Салават Юлаевка һәйкәл" бүлеге тора.
Күргәзмә 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Сосланбәк Тавасиев (1894-1974 — күренекле скульптор-монументалист, Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле авторы. 2020 елның февралендә Башкортстан Республикасы Башлыгы аның истәлеген мәңгеләштерү турындагы указга кул куйды. Башкортстанда Сосланбәк Тавасиев исемендәге стипендия гамәлгә куелды.
Фото: bashinform.ru