“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында быел Учалы районы модульле җиде ФАПлы булды.
Яңа медицина учреждениеләре Вознесенск, Калкан, Илтенбай, Кодаш, Нәүруз, Галиәхмәр һәм Кобагыш авылларында булдырылды.
Бүген Кобагыш авылында яңа ФАПны ачу тантанасында Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова, район хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов, Учалы үзәк шәһәр дәваханәсе баш табибы Рөстәм Латыйпов катнаштылар.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктында 400дән артык кеше хезмәтләндереләчәк, шул исәптән 94 бала. Бинада барлык уңайлыклар бар, тиешле җиһазлар кайтарылган.
Пациентларны фельдшер, югары категорияле акушер Алсу Фазлетдинова кабул итәчәк. Ул авылдашларын инде 22 ел дәвалый.
Яңа ФАПта беренчел медицина ярдәме күрсәтеләчәк, профилактика эше алып барылачак, вакцинация ясалачак. Авыруларны кабул итәргә тар белгечләр дә килеп йөриячәк.
#нацпроектздравоохранение #нацпроектыУчалы #нацпроектБашкортостан
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы