+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа уку елында - яңа музыка кораллары

Яңа уку елы Тәтешле сәнгать мәктәбендә яңа музыка кораллары ааллудан башланды. Яңа җиһазлар төрле юнәлешләрдә укучы 480 балага сюрприз булды. Болар барысы да “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә кайтарылды.

“Без Русия һәм Башкортстан Мәдәният министрлыкларына гомумдәүләт проектын эшләтеп җибәрүләре һәм безнең мәктәп беренче бәхетлеләр сафына эләгүе өчен бик рәхмәтле. Яңа уен кораллары белән сыйфатлы уку процессы тәэмин ителә”, - ди балалар сәнгать мәктәбе директор урынбасары К. Бәлагытдинова.

Тынлы уен кораллары классы буенча укучылар агымдагы елның октябрендә Бөтенрусия башкаручылар конкурсында катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә иреште: Динияр Хәмәдуллин - 2нче дәрәҗә лауреат, Илдар Шәехов - дипломант, Инсаф Фәрхуллин, Валерий Губаев һәм Николай Саяфаров сертификатлар белән бүләкләнделәр.

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас