Сибайда "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында төрле акцияләр уза.
Сибайның балалар экология-биология үзәге "Кошларга ярдәм ит!" республика акциясендә актив катнаша. Үзәкнең "Экознатоки" берләшмәсенә йөрүче балалар әти-әниләре белән бергә дистанцион дәресләр вакытында кошлар өчен җим салу тартмалары әзерләп элгән.
Шулай ук, алар көн саен кошларга азык салып торырга вәгъдә биргән.
Моңа кадәр дә балалар, экология акцияләрендә актив катнашып, үзәк алдын чистартканнар. Шулай ук, үзәктә чүп-чарны аерым җыю тәртипләре өйрәтелә. Укытучылар белдерүенчә, укучылар чараларда зур кызыксыну белән катнаша.
Фото: Сибай шәһәре хакимиятенең мәгариф бүлеге