Стәрлебаш авылының 1нче балалар бакчасында 1-3 яшькә кадәр нәниләр өчен ясле төркеме ачылды.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1990 елда төзелгән бинада урнашкан, анда тугыз төркем, шуларның берсе, ясле төркеме, бүген ачылды.
Бакчага барлыгы 167 бала йөри. Хәзерге вакытта әлеге бакчага 15 бала чират көтә. Шуларның 13е яңа төркемгә киләчәк. Калган ике бала әлегә яшь буенча узмый.
— Бүген бик мөһим һәм шатлыклы көн. Без Стәрлебаш авылының 1нче балалар бакчасында ясле төркеме ачабыз. Бу вакыйга Башкортстанда “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы, “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Җылы, якты һәм уңайлы бүлмәләр нәниләребез өчен икенче йорт булыр дип ышанам. Өч яшькә кадәр балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә урыннар белән тәэмин итү туучылар санын арттыруга ярдәм итәр һәм районда демографик хәлне яхшыртыр дип өметләнәм, — диде ачу тантанасында Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов.
Ачылу тантанасы “Әниләр көне”н бәйрәм итү алдыннан булганлыктан, Рөстәм Камил улы ана һәм җәмәгать эшчәнлеге вазыйфаларын бергә уңышлы алып баручы хатын-кызларга бүләк җыелмалары тапшырды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, төзүчеләр биредә зур тырышлык салган. Капиталь ремонт үткәрелгән, төркемнәр яңартылган, идәннәр җылытылган, стеналар яңартылган. Ясле төркеменең пандуслы аерым керү юлы, яңа санузелы бар. Биредә барысы да кече яшьтәге балалар өчен уңайлы итеп эшләнгән. Җылы суны өзлексез бирү өчен бойлерлар куелган. Яңа җиһазлар, матур уенчыклар алынган. Балалар бакчасы мөдире Гөлшат Ягафәрова белдерүенчә, сабыйлар бакчага 2020 елның 1 декабреннән йөри башлаячак.