“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” федераль проекты кысаларында 27 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров волонтерлар өчен мактаулы бүләк булдыру турында указга кул куйды.
- Май аенда республика Башлыгы белән ирекле ярдәмчеләр өчен әһәмиятле очрашу булды, аның нәтиҗәсендә төбәктә волонтерлык хәрәкәтен үстерү өчен шартлар булдыру буенча йөкләмәләр исемлеге чыкты.
Шуларның берсе - волонтерлар өчен мактау билгесен булдыру. Бу - республиканың барлык волонтерлар командасы эшенә зур бәя, - дип билгеләп үтте яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.
Тиздән Башкортстан Хөкүмәте мактаулы билге һәм таныклык бланкларын ясау өчен финанслау чыганакларын билгеләячәк. Бүләкләр әзерләүне республика Башлыгы эшләре идарәсе тәэмин итәчәк.
Фото: Башкортстан Башлыгы