+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Юллар хәвефсез булсын!

Мәктәп укучылары өчен Бөтенрусия онлайн-олимпиадасы башланды.

Мәктәп укучылары өчен Бөтенрусия онлайн-олимпиадасы башланды.“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Русиянең Транспорт министрлыгы һәм Русия Эчке эшләр министрлыгы “Гомумдәүләт өстенлекләре” автоном коммерциягә карамаган оешма белән берлектә 1-4нче сыйныф укучылары өчен түләүсез нигездә “Хәвефсез юллар” Бөтенрусия онлайн-олимпиадасын үткәрә.Башкортстан Республикасының башлангыч сыйныф укучылары белем бирү платформасында юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү буенча ярышларда катнашачак. Олимпиада 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр үтәчәк.Олимпиаданың беренче көнендә республиканың барлык белем бирү оешмаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча видео-дәрес форматында дәресләр, сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Дәрес вакытында педагоглар балаларга юлларда хәвефсезлек кагыйдәләре турында искәрттеләр, юлда йөрү кагыйдәләре турында мультипликацион ролик-әкият күрсәтелде.Беренче дәресне Балалар травматизмын профилактикалау буенча Республика ресурс үзәге җитәкчесе Э. Шәймөхәммәтова һәм Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе өлкән инспекторы А. Әхмәтшина үткәрделәр.Фото: sk28.ru#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Читайте нас