Нефтекамада күпфатирлы йорт подъездларын ремонтлау буенча зур эш башкарыла. Болар "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнә.Соңгы елларда Нефтекама шәһәре күзгә күренеп үзгәрде, матурланды, биредә юллар ремонтлана, йортлар төзекләндерелә, ишек алларында ремонт эшләре бара. Агымдагы елда гына да күпфатирлы йортларны ремонтлау буенча күләмле эш башкарылды.Бу елга 43 йортта 178 подъездны ремонтлау каралган иде. Дөрес, пандемия планнарга үз төзәтмәләрен кертте, шулай да планлаштырылган эшләрнең күбесе башкарылды, бүгенге көнгә 25 йортта 111 подъезд төзекләндерелгән. Алар "УЖХ", «БАССРның 50 еллыгы», "ГУК Нефтекамска" идарәче компаниялар тарафыннан эшләнде.Подъездларны ремонтлау дүрт этапта барды: 15 апрельдән беренче июньгә кадәр 21 подъезд төзекләндерелде, беренче августка чаклы - 39, беренче октябрьга тиклем - 40, беренче ноябрьга кадәр - 10 подъезд. Бу эшләрне башкарып чыгуга, гомумән, агымдагы елда подъездларны ремонтлауга 33 553 484, 63 сум акча бүленгән, шуның 30 198 136,15 сумы - республика бюджетыннан, 3 355 348,48 сумы - шәһәр казнасыннан. Ремонт эшләре «Гарант», «Ремжилстрой», «Жилсервис», «СтандартСтрой» субподряд оешмалары тарафыннан башкарылган.Күпфатирлы йортларда башкарылган эшләр төрле: кайдадыр йорт түбәсе ремонтланган, кайдадыр лифт алмаштырылган. Әйтик, тугыз йортта чорма җылытылган, җиде йортта лифт алмаштырылган, 12 йортта түбә ремонтланган, бер йортның тышы җылытылган, бер йортның фасады ремонтланган, ике йортта су челтәрләре төзекләндерелгән. Әлеге йортларда яшәүче халык башкарылган эшләрнең күләме белән дә, сыйфаты белән дә канәгать.- Безнең йортта ремонт эшләре үтте, подъездлар матур зәңгәр төскә буялды, тәрәзә төпләре матурланды, ишекләр алмаштырылды, электр челтәрләре яңартылды. Хәзер подъездга керүе күңелле. Мондый кайгыртучанлакны күрүе рәхәт, хөкүмәтебезгә хөрмәт һәм ышаныч арта, - ди Юбилей урамындагы 1нче йортта яшәүче Галия Сөләйманова.Чыннан да, безнең кәефебез еш кына безне уратып алган мохиткә бәйле, шуңа күрә тирә-ягыбыз, яшәгән йортларыбыз матур һәм уңайлы булсын иде. Нефтекама моңа ирешеп килә!Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.