+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Көнбагыштан - май гына түгел

Май экстракциясе заводлары - "Чишмә МЭЗ" һәм «Элеватор» җәмгыятьләре 11 айда 51 мең тоннадан артык көнбагыш, рапс һәм җитен шроты һәм комы төяп озатканнар, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, җиде мең тоннага күбрәк.

Май экстракциясе заводлары - "Чишмә МЭЗ" һәм «Элеватор» җәмгыятьләре 11 айда 51 мең тоннадан артык көнбагыш, рапс һәм җитен шроты һәм комы төяп озатканнар, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, җиде мең тоннага күбрәк.Май экстракциясе җитештерү продуктларын авыл хуҗалыгы терлекләре өчен кыйммәтле азык өстәмәсе буларак кулланалар. Алар Белоруссиядә, Литвада, Латвиядә һәм Казахстанда бик теләп файдаланыла.Оператив мәгълүматларга караганда, Башкортстанда декабрь башына агросәнәгать продукциясен экспортлауның гомум күләме 135 миллион доллардан артып киткән, һәм төп өлешне май продукциясе алып тора. Ә хәзер аның җитештергәндә барлыкка килә торган азык-төлекнең дә өлеше арта.Исегезгә төшерәбез, 2020 елга «Башкорстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» төбәк проектының максатчан индикаторы 115 миллион АКШ доллары күләмендә каралган. Узган ел төбәктән агросәнәгать комплексы продукциясе белән тәэмин итү күләме 112 миллион доллар тәшкил иткән, максатчан күрсәткеч 20 проценттан артып киткән. 2024 елга, «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты нигезендә, әлеге сан 230 миллион долларга кадәр артырга тиеш.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостанФото: "Башинформ"
Читайте нас