+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Без әле куелган максатка тулысынча ирешмәдек"

Авыл хуҗалыгы техникасын яңартуга игътибарны арттыру кирәк.

2020 елның 11 аенда республика аграрийлары 9,1 миллиард сумлык 3 150 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланма сатып алганнар. Бу, 2019 елга караганда, 2,6 миллиард сумга күбрәк. Шул хакта төбәкнең вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда, ныклы үсеш темпларына карамастан, республика агросәнәгать комплексында техник тәэминат нормативларга җитмәгән әле.
Илшат Фазрахманов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен актив булырга өндәде, шул исәптән лизинг өлкәсендә дә. Ул ассызыклаганча, министрлык лизинг буенча заявкалар мониторингын алып бара һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә ярдәмләшеп, процесска актив кушыла. «Росагролизинг» җәмгыяте белән элемтәләр нәтиҗәсендә күп кенә муниципалитетлар техника һәм җайланмалар паркын яңарта алды. 2020 елның 11 аенда Росагролизинг аша куелган техника күләме 1,6 миллиард сумнан артып китте, бу, 2019 елга караганда, өч тапкыр күбрәк.
Шул ук вакытта кайбер муниципалитетлар лизинг программасына керә алмады. Артта калучылар арасында - Архангель, Белорет, Бөрҗән, Зилаер һәм Калтасы хуҗалыклары.
Чәчүгә әзерлек турында сөйләгәндә, Илшат Фазрахманов, республиканың 56 ремонт-хезмәтләндерү предприятиесе техниканы капиталь төзекләндерү һәм яңарту эшенә кереште инде, дип билгеләп үтте.
- Без аграрийларыбызга лизингка техника сатып алуга стимул бирәбез, һәм алга таба бу карар өчен алар безгә рәхмәтле булачак, - диде Радий Хәбиров. - Район башлыклары бу юнәлештә эшләргә тиеш. Авыл хуҗалыгын модернизацияләү - безнең өчен мөһим юнәлешләрнең берсе.
Билгеле булуынча, ил Президенты билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты әлеге өлкәне берничә елда өр-яңа баскычка күтәрергә тиеш. Билгеле, бу эш турыдан-туры техникага бәйле. Шуңа да әлеге мәсьәлә киләчәктә дә игътибар үзәгендә булачак.

Фото: glavarb.ru
#национальныепроекты
Читайте нас: