Башкортстан Республикасының Урман янгыннары үзәгендә техниканы кышка саклауга куюны һәм 2021 елга әзерлекне тикшерү бара. 3 декабрьдә күчмә комиссия өченче типтагы “Зилаер” урман-янгын станциясенә юнәлде.
- Янгын хәвефе сезоны тәмамлангач, урман янгыннары техникасының барлык төрләрен дөрес саклауны тәэмин итәргә кирәк. Техниканы кышкы саклауга куяр алдыннан белгечләр аларның торышын җентекләп тикшерә. Урман янгыннарын сүндерү техникасына куела торган документация таләпләрен үтәү һәм саклау шартларын тәэмин итү аларның хезмәт итү вакытын озайта, - ди Урман янгыннары үзәге директоры Айрат Йосыпов.
Исегезгә төшерәбез, «Экология» гомумдәүләт проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ведомство карамагындагы учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгыту һәм Башкортстан Республикасы Урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәгенең урман янгыннары станцияләре нормативларына кадәр комплектлау эше башкарыла.
Фото: srk.nationalpriority