Туймазының яшь фермеры алдагы җәйгә сыр да җитештерә башларга ниятли.
Туймазы районында, “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында, Туймазы районы Карат авылында яшәүче Гөлнара Ганиева үз авылында сөт җитештерү һәм терлек үрчетү буенча крестьян-фермер хуҗалыгы эшен башлап җибәрде.
Гөлнара “Яшь фермер” федераль программасы кысаларында грант алды. Аңа бизнесны үстерүгә 3,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Акча махсус техника, җиһазлар һәм сыерлар сатып алуга киткән. Хәзер фермер хуҗалыгында 30 баш терлек бар, аларның 10ысы көн саен 80 литр сөт бирә. Эшкуар ханым сөттән катык, эремчек һәм каймак әзерли. Аларны сатып алучыларга өйләренә илтеп бирәләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фермада ул әти-әнисе белән бергә эшли, алар шулай ук 1,5 мең баш кош-корт асрый. Якын арада гаиләнең даими хезмәткәрләре барлыкка киләчәк.
Күптән түгел Гөлнара сыр ясарга өйрәнергә булган. Ул төбәк авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган курсларга язылган. “Сырны җәй көне — "сөт сезоны" башлану белән җитештерәчәкбез", — ди яшь фермер.
Туймазы районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәтдинов әйтүенчә, дәүләт ярдәме яшь фермерлар өчен яхшы старт һәм фермер хуҗалыгын үстерү өчен стимул булып тора.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан