+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан йөкләмәләрен вакытында үти

Кичә «РАДОР» ассоциациясенең автомобиль юлларын үстерү, ремонтлау һәм карап-тоту мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган йомгаклау конференциясе барышында агымдагы елда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның башлангыч нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Конференциядә Русия Федераль юл агентлыгы, Транспорт һәм Авыл хуҗалыгы министрлыклары, «РОСДОРНИИ» җәмгыяте, «Росдортехнология» оешмасы, подряд оешмалары вәкилләре, шулай ук Русиянең 62 субъектыннан 300дән артык юл белгече катнашты.

Быел юлчылар 16 мең километрдан артык автомобиль юлларын норматив хәлгә китерәчәк, бу - гомумдәүләт проектының 7 меңнән артык объекты. 9 декабрьгә карата, салынган юл өслеге мәйданы 140 миллион квадрат метр тәшкил итә. Чаралар 97 проценттан артык үтәлгән.

"Росавтодор" җитәкчесе урынбасары Игорь Костюченко юл эшләренең югары темпларын билгеләп үтте, шулай ук төбәкләр алдына гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруны тизләтү буенча амбициоз бурыч куелган, дип искәртте.

- 2024 ел ахырына кадәр планлаштырылган чараларны 2023 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, федераль үзәк төбәкләрдән эшләрне тизрәк башкаруны һәм федераль ярдәм чараларын куллануны көтә, - дип билгеләде Игорь Костюченко.

Шуны билгеләргә кирәк: бүгенгә Башкортстан гомумдәләт проектын 100 процентка үтәп бара.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: