+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Заманча, матур, уңайлы!

Краснокама районының Куян авылында 95 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды.

Краснокама районының Куян авылында 95 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен учреждение Республика адреслы инвестицион программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән иде. Дәүләт заказчысы – Башкортстанның Капиталь төзелеш идарәсе.
Бакчаның гомум мәйданы – мең квадрат метрдан артык. Проектны тормышка ашыру өчен барлыгы 84 миллион сум акча бүленгән.

Тантанада Краснокама районы хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин, төбәкнең мәгариф һәм фән министры урынбасары Филүс Минәҗев, Капиталь төзелеш идарәсе вәкиле Илдар Гыйндуллин катнаштылар.
Рөстәм Мусин ассызыклавынча, учреждение заманча технологияләр буенча төзелгән һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен кирәкле бөтен нәрсәгә ия.

Балалар бакчасы 5 төркемгә, шул исәптән бер ясле төркеменә исәпләнгән. Азык-төлек блогы, музыка залы, медицина блогы, төркем һәм йокы бүлмәләре – барысы да санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килә.
Учреждение территориясендә резина өслекле биш уен зонасы каралган, кече архитектура формалары: комлыклар, карусельләр, таучыклар урнаштырылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: соңгы берничә ел дәвамында республикада гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында да социаль объектлар төзү эшләре алып барыла. “Демография” гомумдәүләт проекты буенча Башкортстанда 3228 урынлык 22 балалар бакчасы төзелгән дә инде. Хәзерге вакытта Башкортстанның Капиталь төзелеш идарәсе 3 890 урынга исәпләнгән 24 мәктәпкәчә учреждение төзи. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен быелга 3,9 миллиард сум бүлеп бирелгән.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Фото: район хакимияте сайтыннан.
Читайте нас