+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

77 урынына - 100!

Уфада 2020 елгы халыкара бизнес атнасы кысаларында 100 предприятиенең «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» гомумдәүләт проектына керүе турында килешүгә кул куелды.

Уфада 2020 елгы халыкара бизнес атнасы кысаларында 100 предприятиенең «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» гомумдәүләт проектына керүе турында килешүгә кул куелды.
Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов белдерде.
- Быел без үз алдыбызга ел азагына кадәр, ким дигәндә, 100 предприятиене җәлеп итү бурычын куйдык. Бу пландагы 77 предприятие урынына. Гомумдәүләт проектта йөзенче булып «БелЗАН» предприятиесе катнаша. Без бу санга ирештек һәм ел ахырына тагын берничә предприятие белән килешү төзергә планлаштырабыз, – дип өстәде Рөстәм Моратов.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елдагы Указы белән расланган һәм илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5 процентка арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Проектка керү өчен производительность.рф сайтында гариза калдырырга кирәк.
Халыкара бизнес атнасы-2020 (МНБ) 8-11 декабрьдә Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә гибрид форматта – онлайн һәм офлайн уза.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас: