+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа ФАПка фельдшер кирәк!

Башкортстанда яңа ФАплар ачылу дәвам итә.

Башкортстанда яңа ФАплар ачылу дәвам итә.
Кыйгы районының Колбак авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу эш “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” төбәк проекты кысаларында тормышка ашырылды.
Бу вакыйганы авыл халкы күптән көтте, чөнки элекке ФАП заман таләпләренә җавап бирми торган агач бинада урнашкан иде.
Хәзер авыл халкының барлык таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап биргән 71,48 квадрат метр мәйданлык якты, җылы, уңайлы фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килде. Биредә пациентларны кабул итү һәм персоналның эше өчен барлык шартлар тудырылган. Беренчед ярдәмнән тыш монда кичекмәс ярдәм дә күрсәтеләчәк.
Бердәнбер проблема – фельдшер эзләү. Әлегә авыл кешеләренә ФАП мөдире вазыйфасын башкаручы Гөлшат Фазлетдинова хезмәт күрсәтә.
ФАПны ачу тантанасында Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөхрә Гордиенко, район советы рәисе Илдар Солтанов, район дәваханәсенең баш табибы Ирина Әминева, Арслан авыл советы хакимияте башлыгы Вадим Сәйфуллин, Мәсәгуть үзәк район дәваханәсенең баш табибы Валерий Трофимов катнашты.
Зөхрә Гордиенко җыелучыларны яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән котлады һәм аның халыкның сәламәтлеген ныгытуга яхшы хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас