Владимир Путинның май указлары белән расланган гомумдәүләт проектлары кысаларында республикада күп уңай үзгәрешләр күзәтелә.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Ашыгыч ярдәм дәваханәсенең рентгенохирургия ысуллары диагностикасы һәм дәвалау бүлегендә Siemens «Artis zee» компаниясеннән иң камил комплектациядәге соңгы буын ангиграфы эшли башлады.
Аппарат барлык төр операцияләр ясау өчен кирәкле параметрлар һәм функцияләргә ия.
– Безнең белгечләр аппликацион тренингның беренче өлешен уңышлы үтте һәм бүген без беренче пациентларны уңышлы кабул иттек, – ди медицина учреждениесенең баш табибы Ирина Карамова. – Алда безне тренингның иң кызыклы икенче өлеше һәм безнең пациентларга югары технологияле һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр көтә.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы