+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкала урамнары киңәя

Уфада Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен реконструкцияләүгә керешәчәкләр.

Уфада Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен реконструкцияләүгә керешәчәкләр.

2019 елдан Башкортстан башкаласында Агыйдел елгасы аша ике күпер төзү эшләре бара. Аларны «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында төзиләр.
Бүгенге көндә күпер төзү эшләре график буенча бара. Объектның төзелеш әзерлеге якынча 60 процент тәшкил итә. Эшләрне 2021 елның дүртенче кварталында тәмамлау планлаштырыла.

Яңа күпер төзүне исәпкә алып, бүген, хәрәкәтне оптимальләштерү өчен Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен реконструкцияләү таләп ителә. Якын көннәрдә юл төзүчеләр реконструкциягә керешәчәкләр. Объектта эшләрне тәмамлау 2022 елга планлаштырылган.

Шуның белән бәйле рәвештә, 2020 елның 14 декабреннән Салават Юлаев проспектының беренче полосасы буенча «Уфа-Аэропорт» юнәлеше буенча, шулай ук Зәки Вәлиди урамы буенча юлүткәргеч кисешкән участокта шәһәргә керү ягына автотранспорт хәрәкәте ябылачак. Чикләүләр 2022 елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак.

Уфалыларның һәм башкала кунакларының чишелешне реконструкцияләү белән бәйле вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап караулары сорала. Автомобильчеләргә тизлек режимын һәм интервалларны үтәргә, юл билгеләренә һәм коймаларга игътибар итәргә кирәк. Шәһәр буенча йөрүне алдан ук планлаштырырга киңәш итәбез.


#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Фото: Уфа шәһәре хакимияте.


Читайте нас