+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда - "Пластик. NET"

Шушы көннәрдә икътисад һәм сервис институтының «Әйләнә-тирәне саклау һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану» кафедрасы студенты Дарья Шлычкованың "Пластик. NET" проекты Идел буе федераль округында гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды грантына лаек булып, "іВолга - 2020" форумында катнашты.

"Пластик. NET" - экологик культура һәм экология мәсьәләләренә студентларның игътибарын җәлеп итү буенча уникаль алым. Ул «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» төбәк проекты, Владимир Путинның май указы белән башланган «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Проектны тормышка ашыру барышында студентлар һәм хезмәткәрләр пластик шешәләр һәм башка әйберләрне чүп бакларына түгел, ә вуз территориясендә махсус урнаштырылган контейнерларга ташлый алачак.
Моннан тыш, студентлар җыелган пластиктан арт-объектны төзүдә дә катнашачак.

- Проектны тормышка ашыру халыкның игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп итәргә һәм чүп-чарны икенчел эшкәртү вазыйфа гына түгел, ә экологик культура һәм хәтта сәнгать элементы да була алу мөмкинлеген күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, - дип шәрехләде үз проектын Дарья Шлычкова.

#пластикnet #экобашкортостан #зеленаякафедра #угнту #командахабирова #правительстворазвития #гомумдәүләт проектлар #регпроекты #нацпроектыбашкортостан #зеленаябашкирия #минэкологиирб

Фото: Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы.

Читайте нас