+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мишкә районында – ике яңа ФАП!

Башкортстанда ФАПлар “яңгыры” дәвам итә.

Башкортстанда ФАПлар “яңгыры” дәвам итә.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” федераль проекты чараларын тормышка ашыру максатында Мишкә районының Иске Арзамат һәм Изимарин авылларында модульле ике фельдшер-акушерлык пунктын уранштыру тәмамланды.
Иске Арзамат авылында 601 кеше яши, шул исәптән - 18 яшькәчә 148 бала. Изимаринда халык саны - 389, 73 бала.
Модульле ФАПлар федераль бюджет чаралары исәбенә алынган. Барлыгы быел бу максатларга 269 миллион сум бүленгән. Шулай ук медицина җиһазлары һәм мебеле алынган.
Бик тиздән фельдшерлар авыл кешеләрен җылы, уңайлы ФАПларда кабул итәчәк һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтәчәк.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас: