+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Куелган бурычны арттырып үтәдек

Киләсе елга да бу өлкәгә игътибар кимемәячәк.

Киләсе елга да бу өлкәгә игътибар кимемәячәк.
Башкортстанда 2020 елга билгеләнгән «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проекты предприятиеләрне җәлеп итү планын 31 процентка арттырып үтәгән. Бу хакта республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов сөйләде.
"Хәзер илкүләм проектта катнашучылар исемлегендә 101гә җитте. 2020 елга төбәк өчен 77 компания билгеләнгән иде", - дип хәбәр итте Айрат Фәхретдинов. Ул декабрьдә илкүләм проектка 9 предприятие керүен әйтте.
Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге идарәсендә эшләүче предприятиеләрнең пилот агымнарында сакчыл җитештерү принципларын һәм инструментларын кертү хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен уртача 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирде. Процессның узу вакыты 44,5 процентка кимегән. Эшләнмәгән җитештерү күләмнәре 54 процента кадәр кимегән.
Гомумдәүләт проекты кысаларында сакчыл җитештерү нигезләренә, максатлар декомпозициясенә һәм җитештерү процессларын оптимальләштерүгә 1557 предприятие хезмәткәре өйрәтелгән.
Фото: bitkop.ru
#национальныепроекты
Читайте нас