-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Мәдәният учагы гөрләп торсын!

Ремонт бинаны тулысынча үзгәрткән.

Ремонт бинаны тулысынча үзгәрткән.
2019-20 елларда «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Мирный авылы Мәдәният йортында бинага капиталь ремонт ясалды.
2020 елның 27 августында аның рәсми ачылышында республиканың мәдәният министры урынбасары Р. Алтынбаев, Благовар районы хакимияте башлыгы М. Йосыпов катнашты.
“Мәдәният” гомумдүләт проекты ярдәмендә бинаның түбәсе, барлык ишекләр, тәрәзәләр, электр чыбыклары тулысынча алыштырылган, янгынга каршы система үткәрелгән, җылыту системасы, тышкы торбаүткәргеч, өлешчә идән-түшәм алыштырылган. Матди-техник базаны җиһазлау барышында техник җиһазлар, мультимедиа аппаратурасы, спорт җиһазлары, кабинетларга җиһазлар, балалар җиһазлары, тамашачылар өчен кәнәфиләр, сәхнә киемнәре сатып алынган.
Бүгенге көндә, коронавирус эпидемиясенә карамастан, мәдәният йортында эш тукталмый, белгечләр чаралар, әңгәмәләр, онлайн-режимда конкурслар, дәресләр уздыра. 30 декабрьдә Мирный авылы Мәдәният йортында күңелле тамаша узачак. Яңа ел алды бәйрәменә авыл халкы җыелачак, алар өчен конкурслар, уеннар һәм ярышлар белән мавыктыргыч уен программасы әзерләнгән. Яңа ел костюмнары парады бәйрәмдә катнашучыларның барысына да күңелле кәеф бүләк итәр. Бәйрәмдә Кыш бабай һәм Кар кызы котлаулары яңгыраячак, ә барлык катнашучыларны Яңа ел сюрпризлары һәм бүләкләр көтә.
Фото: srk.nationalpriority.ru
#национальныепроекты
Читайте нас: