+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа җиһаз яңа мөмкинлекләр бирә

Ел ахырына кадәр “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсендә яңа МРТ аппараты эшли башлаячак.

Ел ахырына кадәр “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсендә яңа МРТ аппараты эшли башлаячак.
Әле кыйммәтле җиһазны монтажлау эшләре бара.
– Онкопатологияләрне ачыклаганда табиблар өчен зур ярдәм бу. Моннан тыш, яңа җиһаз баш мие кан әйләнешендәге тайпылышларны беренче тәүлектә үк ачыклау мөмкинлеге бирәчәк, чөнки МРТда мондый тайпылышлар беренче чиратта күренә, – дип билгели медиц ина учреждениесенең баш табибы Ринат Нагаев.
Китерүче компания инженерлары суыту, кондиционерлау системаларын урнаштыра башлаган, магнит-резонанас томографының монтажын үткәрә. 20 декабрьгә аппаратны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Дәваханә пациентлары өчен тикшерелү бушлай булачак.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, быел “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджет чаралары исәбенә 12 берәмлек кыйммәтле медицина җиһазлары алынган.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас: