Илеш районының Рсай авылында 50 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачыла.
“Демография” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Илеш районының Рсай авылында яңа балалар бакчасы ишекләрен ачачак. Балалар бакчасы 50 урынга исәпләнгән. Дәүләт заказчысы булып Башкортстан Республикасының Капиталь төзелеш идарәсе тора.
Балалар бакчасында проект буенча универсаль зал, музыка һәм спорт дәресләрен үткәрү өчен бүлмәләр, шулай ук медицина блоклары, кер юу һәм азык-төлек блогы каралган. Мәктәпкәчә мәгариф оешмасы территориясе уен мәйданчыклары һәм беседкалар, кече архитектура формалары белән төзекләндерелгән.
Төркемнәрдә белем-үсеш ала торган мохит балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып булдырылган. Һәр яшь төркемендә белем бирү мохите уен, танып-белү, тикшеренү, хәрәкәтчән, коммуникатив эшчәнлекне тәэмин итә. Төркемнәр заманча уен җиһазлары белән тулылана, шул исәптән инвалид яки мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә.