-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Яңа ел алдыннан - зур бүләк!

Ишембай районының Колгына мәктәбенә яңа автобусның ачкычлары тапшырылды.

Ишембай районының Колгына мәктәбенә яңа автобусның ачкычлары тапшырылды.

Яңа ел алдыннан Ишембай районының Колгына мәктәбе укучылары зур бүләк алды. Авыл мәктәбенә, төбәк бюджеты исәбенә, Мәгариф һәм фән министрлыгы сатып алган ГАЗ маркалы мәктәп автобусының ачкычлары тапшырылды. Автобус, озатып баручы өчен аерым урынны исәпкә алып, 10 урынга исәпләнгән, хәвефсезлек чаралары, әйберләр өчен киштәләр, ашыгыч тукталыш таләп итү өчен төймәләр, тахографлар белән җиһазландырылган.
Колгына авылы мәктәбендә укучыларны йөртү өчен ПАЗ маркалы һәм ГАЗ маркалы ике автобус бар. Яңа автобусның тулы приводлы булуы таулы-ташлы төбәктә урнашкан авыллардан укучыларны алып килергә мөмкинлек бирәчәк.
Ишембай районы мәктәпләре узган ел дүрт автобус алган булган, ел ахырына кадәр тагын өч мәктәп автобусы кайтарылуы көтелә. Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Фото: education.bashkortostan.ru


Читайте нас: