Краснокама районының Куян авылында «Демография» гомумдәүләт проекты һәм республика адреслы инвестицион программасы кысаларында төзелгән заманча «Елмаю» балалар бакчасын ачу тантанасы булды.
Учреждение 5 төркемгә исәпләнгән һәм 95 баланы кабул итәчәк. Балалар бакчасында иркен музыка һәм физкультура заллары, уен һәм уңайлы йокы бүлмәләре, өстәмә түгәрәкләр өчен аерым урын бар. Балалар бакчасында заманча азык-төлек, шулай ук махсус җиһазландырылган медицина блоклары эшли.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә 2 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны кабул итү, шул рәвешле гамәлдәге «Теремок» балалар бакчасын «бушату» планлаштырыла. Тәрбия процессы Н. Е. Вераксаның «Туганнан алып мәктәпкә кадәр» дигән үрнәкле инновацион белем бирү программасы нигезендә планлаштырыла.
Бу балалар бакчасына, шулай ук, якын-тирә авыллардан да балалар йөри алачак.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Фото: srk.nationalpriority.ru