+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Иглин “Космос”лы булды!

Иглин районында шатлыклы вакыйга булды – район Мәдәният йорты базасында модернизацияләнгән кинотеатр ачылды. Бу “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында мөммкин булды.

Иглин районында шатлыклы вакыйга булды – район Мәдәният йорты базасында модернизацияләнгән кинотеатр ачылды. Бу “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында мөммкин булды.
Быел Иглин районы Русия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Кино фонды конкурсында катнашты. Нәтиҗәдә район үзәгенең Мәдәният йорты 500 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктында кинозал җиһазлауга 5миллион сумлык грантка лаек булды.
Кино залы 260 урынга тәгаенләнгән, 3D һәм 2D төрендәге заманча форматларда кино күрсәтер өчен яңа җиһазлар, “очучы” экран, тавыш системасы белән тәэмин ителгән Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус җиһазлар да бар. Өстәмә рәвештә яңа касса техникасы, мәгълүмат-реклама панеле һәм 3D форматында карау өчен күзлекләр алынган.
Эпидемиягә каршы чаралар да онытылмаган, залга керткәндә кешеләрнең кулларын эшкәртәләр, термометрия үткәрәләр, билет алганда урыннар дистанция саклау өчен автоматик рәвештә билгеләнә.
65 меңгә якын кеше яшәгән Иглин районы халкына яңа фильмнар карау өчен Уфага барырга кирәкми хәзер.
Кинотеатрга “Космос” исеме бирелү дә символик мәгънәгә ия. Районның шәрәфле шәхесе Вера Сарухина әйтүенчә, 1960 елларда Иглиндәге кинотеатр исеме шулай булган. Бүгенге иглинлылар да тавыш бирү нәтиҗәсендә бу исемне сайлаган.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Фото: СРК | Инфоповод (nationalpriority.ru)
Читайте нас