"Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Илеш районында яңа мәдәният объектлары ачылды.
Бүген Илеш районында берьюлы ике мәдәният объекты ачылды. «Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә халык көтеп алган мәдәният учаклары барлыкка килде.
Тантаналы чарада Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Илеш районы хакимияте башлыгы И. Мостафин катнаштылар.
«Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә Андреевка авылы мәдәният йортында матди-техник база тулысынча яңартылды, тамашачылар залындагы утыргычлар, яктылык-тавыш аппаратурасы, җиһазлары яңартылды.
Андреевка авылының заманча бинасында 200 урынлык киноконцерт, дискотека, хореография заллары, хор, театр студияләре, музей-күргәзмә комплексы урнашкан.
Ябалак авылындагы яңа мәдәният йортында 300 урынга исәпләнгән заманча, уңайлы тамаша залы, өлкәннәр һәм балалар клуб берләшмәләре өчен бүлмәләр, балалар сәнгать мәктәбе филиалы бар. Шул ук бинада китапханә дә урнашкан. Мәдәният йорты Ябалак, Илеш, Югары Юлдаш һәм Иске Татыш авыллары халкын хезмәтләндерәчәк.
Бүген авыл мәдәният йортларына «күпфункцияле авыл клубы» статусы бирелде.
Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова барлык катнашучыларны мәдәният йортлары ачылу белән котлады һәм яңартылган авыл клубларының халык өчен яңа офыклар ачачагына, үзешчән сәнгать сафларына яңа талантлар җәлеп итәчәгенә, күпмилләтле республикабыз халыкларының үзенчәлекле мәдәниятен саклауга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Илеш районы башлыгы И. Мостафинның сүзләренә караганда, авыл мәдәният йортлары базасында күпфункцияле мәдәният йорты булдыру традицияләрне саклап калуга, авылларның алга таба үсешенә ярдәм итәчәк.