Бәләбәйнең 1нче балалар сәнгать мәктәбенең “Фортепиано” бүлекчәсе укучылары арасында “Чәчәк ат, республикам, туган Башкортстаным" дигән иҗат бәйгесе узды.
Бәйгедә 25 укучы катнашты. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында алынган яңа “Kawai” роялендә Хәлим Заимов, Рәфыйк Сәлманов, Илдар Хисаметдинов әсәрләре башкарылды.
"Танылган әсәрләрне яңа уен коралында башкару аеруча моңлы яңгырады, конкурсантлар һәм жюри әгъзаларын шатлыклы авазлар белән сөендерде. Мәктәп укучылары өчен яңа рояль уен коралы гына түгел, ә балаларга укырга яңа этәргеч тә булды”, - дип билгеләп үтте “Фортепиано” бүлекчәсе мөдире Лилия Сафина.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Фото: СРК | Инфоповод (nationalpriority.ru)