Галим Айдар Ишмөхәммәтов аның турында фикерләре белән уртаклашты.
Мәскәүнең М.П. Чумаков исемендәге федераль фәнни үзәгенең коронавируска каршы вакцина җитештерүчеләре яңа препаратны "Чумаков-вакцина"дан кыскартып "ЧуВак" дип атарга тәкъдим итте.
Бу хакта "Российская газета"га фәнни үзәк генеральный директоры, күренекле галим, Русия Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Айдар Ишмөхәммәтов (безнең якташыбыз) хәбәр итте. "Эчке дискуссия дәвам итә. Вакцинаны яшь, креатив, юморлы кешеләр булдырды, шуңа күрә, миңа калса, бу бер вариант ", - дип уртаклаша ул.
Әлегә препаратның рәсми атамасы юк. Директор сүзләренчә, вакцина теркәлгәнче, аны кабул итүгә тагын ике-өч атна вакыт бар.
Фото: may-online.kstati-fest.ru