Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Хәләл" продукцияне Төркия базарына чыгару үзенчәлекләре" темасына вебинар үткәрде.
Спикер булып Башкортстанның Төркия Республикасындагы Конгресс-бюросы вәкиле Марат Тансыккужин чыгыш ясады. Чарада «Хәләл» продукция җитештерүгә махсуслашкан 14 компания вәкилләре, шул исәптән косметика, кием-салым җитештерүчеләр, азык-төлек сәнәгате вәкилләре катнашты.
Вебинар кысаларында Марат Зәки улы катнашучыларга Төркия базарына хәләл компанияләрнең чыгу үзенчәлекләре, Төркия базары өчен перспективалы хәләл тармаклар турында сөйләде. Башкортстанның Төркия Республикасындагы вәкиллеге белән хезмәттәшлек, шул исәптән партнерлар эзләү дә катнашучылар өчен файдалы булды.
Катнашучылар исә сертификатлаштыру, продукцияне Төркия базарына чыгару үзенчәлекләре, шулай ук Төркиянең иң эре "Hepsiburadа" һәм "Trendyol" мәйданчыкларына чыгуга кагылышлы сораулар бирде.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Фото: Башинформ