Хәзерге вакытта Уфада реконструкция тормышка ашырылучы иң эре объектларының берсе - Комсомол урамы. Мондый масштаблы проектны гамәлгә ашыру «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында башланган иде.
Объектның катлаулылыгы аркасында эшләр башта өч елга планлаштырылган иде. Юлчылар төзү-монтаж эшләренә узган елда кереште һәм аны киләсе елда гына төгәлләячәкләр. Урамны яңартуга акча федераль, республика һәм шәһәр бюджетларыннан бүленә.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү, шулай ук хезмәтне саклау максатыннан участокларда эшләрне башкарганда квартал саен юл хәрәкәтен чикләүләр кертелә. Юл төзүчеләр фикеренчә, бу чаралар мәҗбүри һәм вакытлыча, чөнки юл барлык коммуникацияләр белән яңадан төзелә диярлек. Уфалылардан юл эшләренә аңлап карауларын һәм шәһәр буенча үз хәрәкәтләренең маршрутын алдан планлаштыруларын сорыйлар.
Бүген Комсомол урамының аерым участокларында яңгыр канализациясен, тышкы яктыртуны урнаштыру, электр белән тәэмин итү челтәрләрен үзгәртеп кору һәм башка эшләр дәвам итә.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте