+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Раевка ит комбинаты экспортка чыгармы?

Бу җитештерүне бермә-бер арттырачак.

Бу җитештерүне бермә-бер арттырачак.
Башкортстанда «Әлшәй-ит» Раевка ит комбинаты («ТАВРОС» компанияләр төркеменә керә) җитештерүне киңәйтергә, экспортка чыгарга һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәсендә хезмәт хакын арттырырга уйлый. Предприятие ел саен 5,5 мең тонна ит һәм 228 тонна колбаса эшләнмәләре җитештерә.
Якын арада комбинатта киңкүләмле реконструкция көтелә.
«Республиканың йөздән артык предприятиесе сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә кертә. Компанияләр хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль һәм Төбәк компетенцияләр үзәкләре идарәсендә эшли. Предприятиедә сакчыл җитештерү принципларын гамәлгә кертү хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен уртача 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирде», - ди республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
Фото: srk.nationalpriority.ru
#национальныепроекты
Читайте нас: