Бакалы районында күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды.
Бакалы районының Бакалы авылында Ворошилов урамы, 3А адресы буенча күпфатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган. Яңа йортта 23 гаилә фатирлы булган, тагын 7 фатир - ятим балаларга һәм 1 фатир хроник авырулы гражданга биреләчәк. Ачкычларны тапшыру тантанасында Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев, "Жилстрой" җәмгыяте директоры Рамил Әлмөхәммәтов һәм Башкортстан Республикасының авария хәлендәге торак фондын мониторинглау үзәге директоры Рөстәм Идрисов катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан башлап республика «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда катнаша, аның кысаларында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
Фото: srk.nationalpriority.ru