Мәртәбәле конкурста җиңүчеләр арасында Сибай эшкуарлары да бар.
Республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты чикләрендә оештырылган "Ел эшкуары-2020" конкурсында Сибай эшкуарлары Гөлназ Азатова "Хатын-кыз — ел директоры" номинациясе җиңүчесе булса, Юрий Иванов, Андрей Подшибякин II дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Җиңүчеләрне котлау тантанасы "Киләчәк фабрикасы" инновация эшкуарлыгы йортында үткәрелде. Конкурс республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты, шулай ук "Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсеше һәм аларга ярдәм" дәүләт программасы нигезендә мөмкин булды.
Ул иң яхшы эшкуарлык тәжрибәсен, казанышларны популярлаштыруга, Башкортстанның социаль-икътисади үсешенә аеруча зур өлеш керткән кече һәм урта эшкуарлыкның уңышлырак субъектларын ачыклауга, дәртләндерүгә юнәлтелә.
Быел бу конкурста үзгәрешләр булды. Моңа кадәргеләреннән аермалы буларак, ул ике этаптан торды. Сайлау, ягъни муниципаль этапны муниципаль районнар, шәһәр округлары уздырды. Сайлау турын үткән 86 эшкуар арасыннан иң-иңнәрен соңгы конкурс комиссиясе ачыклады. Ул Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты һәм эшкуарлыкның җәмәгать оешмалары әгъзаларыннан торды.
Конкурста республикада теркәлгән һәм ике елдан ким булмаган малтабарлык эшчәнлеге алып барган шәхси эшкуарлар, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына караган юридик берәмлекләр катнашты. Аларның эшчәнлеге 2019 елдагы хезмәт нәтиҗәләре буенча бәһаләнде.
Фото: "Атайсал"