-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"IT-куб" үзәге яңа мөмкинлекләргә юл ача!

Уфа шәһәренең 162 нче "Смарт" полилингваль мәктәбе базасында"IT-куб" балаларга санлы белем бирү үзәге ачылды.

Уфа шәһәренең 162 нче "Смарт" полилингваль мәктәбе базасында"IT-куб" балаларга санлы белем бирү үзәге ачылды.

Ул “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Санлы белем бирү мохите” федераль проекты кысаларында оештырылды.
Тантаналы чарада Премьер-министр урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин катнаштылар.
“IT-куб” үзәге эшчәнлегенең максаты — укучыларда мәгълүмати һәм телекоммуникацион технологияләр өлкәсендә актуаль һәм кирәкле белемнәрне, күнекмәләрне һәм компетенцияләрне тизләтелгән үзләштерү, IT-өлкәдә инновацион, гамәли-ориентлашкан эшчәнлеккә җәлеп итү, шулай ук техник һөнәрләрне популярлаштыру, IT-технологияләр һәм IT-инжиниринг белән мавыгу.
“IT-куб” балаларга санлы белем бирү үзәге түбәндәге юнәлешләр буенча укулар үткәрә: Pythonда программалаштыру; мобиль эшләнмә; VR/AR-кушымталар эшләү; системалы идарә итү; Java программалаштыру; кибергигиена һәм зур күрсәткечләр белән эшләү; алгоритм һәм логика нигезләре; роботларны программалаштыру.
2020 елда “IT-куб” балаларга санлы белем бирү үзәген булдыру” чарасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән чараларның гомум күләме 13,2 миллион сум тәшкил итә.

Фото: proural.info
Читайте нас: