+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Яңа елны — яңа клубта!

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Баймак районында капиталь ремонттан соң Эткол авылы мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Баймак районында капиталь ремонттан соң Эткол авылы мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак.

Мәдәният йорты каршында төрле жанрлар буенча һәвәскәрләр берләшмәләре эшли. “Очкын” халык бию ансамбле, “Янгуҗа" хатын-кызлар вокаль ансамбле, “Кордашлар” ир-егетләр вокаль ансамбле, гармунчылар ансамбле һәм “Колончак” балалар иҗат студиясе әнә шундыйлардан.
"Проект кысаларында мәдәният йортында эчке бизәкләү эшләре башкарылды, яктырту, җылыту системасына капиталь ремонт ясалды, тирә-ягы төзекләндерелде. Шулай ук матди-техник базаны ныгыттык, сәхнә киемнәре, музыка һәм яктылык җиһазлары, интерактив, тамашачылар залы өчен җиһазлар, аэрохоккей, спорт инвентаре, музыка уен кораллары һәм бильярд өстәле сатып алдык",— дип белдерде мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Җиһаншина.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин


Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас