Дүртөйле шәһәрендә яңа балалар бакчасына җиһазлар кайтарылды.
Биредә «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән «Балачак иле» яңа балалар бакчасы 12 төркемгә һәм 220 балага исәпләнгән. Аның бинасы 1нче каттагы ярдәмче бүлмәләр һәм 2-3нче катлардагы физкультура, музыка һәм өстәмә дәресләр өчен заллар белән берләштерелгән төркем бүлмәләре булган ике блоктан тора.
Бүгенге көндә бакча территориясендә күләгә түбәләре, керү ишекләре өстендә козыреклар урнаштыру бара. Объектка электр, җылылык һәм су кертелгән.
"Ремонт эшләре дәвам итә, өченче кат буяуга әзер. Икенче һәм өченче катларда бүлмәләр арасында ишекләр урнаштырылган. Веранда монтажын төгәллиләр. Азык-төлек блогы, медицина кабинеты өчен җиһазлар һәм урам җиһазларының бер өлеше кайтарылды", - дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире Изольда Апкадыйрова.
Яңа балалар бакчасын ачу мәктәпкәчә белем бирү хезмәтләренә булган ихтыяҗны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк, өстәмә эш урыннары булдыруны тәэмин итәчәк.
Фото: Дүртөйле районы хакимияте.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан