Башкортстанның эре инвесторы хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча гомумдәүләт проектына кушылырга планлаштыра.
Буздәк районында яшелчә продукциясен үстерү өчен теплица комплексы төзү буенча миллиардлаган сумлык инвестиция проектын тормышка ашырган Башкортстан эшкуары «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм" гомумдәүләт проектына керергә планлаштыра. Бу хакта Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов хәбәр итә.
«Әлеге фермер хуҗалыгында хәзер 270 хезмәткәр эшли. Җитештерү эшчәнлеге туктатылмады, персонал кыскартылмады. Хәзер инвестор шулай ук киптерү-сортларга аеру комплексын төзү белән шөгыльләнә", - ди ул.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проектында катнашу кысаларында фермер хуҗалыгы җитештерүне 8-10 процентка арттырырга планлаштыра.
«Безгә сакчыл җитештерүне үзләштерү һәм аның инструментларын кертү бик кызыклы. Гомумдәүләт проектына кергәндә без көндәшлеккә сәләтле булырга, продукция сату өчен яңа базарларга чыгарга, югалтуларны киметергә, яңа технологияләр кертергә һәм җиһазларны модернизацияләргә ниятлибез. Шулай ук хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыру планлаштырыла," - дип сөйләде КФХ башлыгы Шәфәгать Хәбибрахманова.
Хәзер Башкортстан Республикасында 102 предприятие «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» гомумдәүләт проектында катнаша.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елдагы указы белән расланган һәм илдә хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5 процентка арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Фото: Башкортстан Республикасының Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан