Мәдәният волонтерлары Нефтекамада сәнгать фестивальләрен оештыруда ярдәм итә.
Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә,
Нефтекамада ArtNeftСITY рәсем сәнгате фестивале уза. Чараның максаты: балаларны, яшьләрне, шәһәр халкын иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, актив тормыш позициясе, туган шәһәр, республикабыз, илебез өчен горурлык хисе формалаштыру, социаль әһәмияткә ия булган мәгълүматны кызыксынган аудиториягә җиткерү һәм мавыктыргыч шәһәр тирәлеген булдыру.
Фестивальдә барлык теләүчеләр катнаша ала. Эшләр ай саен төрле темалар буенча шәһәрнең җәмәгать территорияләрендә алып барыла. Балалар сәнгать мәктәбе волонтерлары исә фестивальнең оештыручылары һәм актив катнашучылары булып тора.
Шәһәрдә мондый чараларны оештыруда мәдәният волонтерлары - һәрвакыт актив ярдәмчеләр.
«Безнең шәһәр урамнарында үз иҗатыңны тәкъдим итү, теге яки бу темага сәнгать аша үз карашыңны белдерү мөмкинлеге барлыкка килде. Artneftcity фестивале безнең өчен яңа исемнәр ачар һәм шәһәр тарихына традицион чара буларак кереп калыр дип өметләнәм", - дип билгеләп үтте волонтер һәм фестивальдә катнашучы Руслан Галләмов.
Исегезгә төшерәбез, Нефтекамада 2020 елның апреленнән июленә кадәр ArtNeft урам һәм шәһәр сәнгате фестиваленең беренче этабы узды. Рәссамнарның идеяләрен һәм ниятләрен тормышка ашыруда «Мәдәният" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында эшләп килүче мәдәният волонтерлары зур ярдәм күрсәтте.
Фото: Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан