Барлык яңалыклар

Яңа Шахта – яңа ФАП!

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан авылларында медицина пунктлары челтәрен үстерү дәвам итә.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан авылларында медицина пунктлары челтәрен үстерү дәвам итә.
Бүген Ярмәкәй районының Яңа Шах татар авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
ФАПта 168 кеше хезмәтләндерелә, шул исәптән 17 яшькәчә 22 бала. Фельдшер-акушерлык пунктында дүртенче ел яшь белгеч Алина Кәлиуллина эшли.
– Яңа Шах авылы Үзәк район дәваханәсеннән 50 километр ераклыкта урнашкан. Халыкка беренчел медицина ярдәменең көннән-көн халык өчен якынрак һәм сыйфатлырак була баруы сөендерә. Бу авыл халкы сәламәтлегенә генә түгел, авыллар үсешенә дә йогынты ясый, – ди район хакимияте башлыгы Илшат Райманов.
ФАПның капиталь төзелеше үткән елда башланды. Аның төзелешенә республика бюджетыннан 3,1 миллион сум бүленгән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас: