+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәлләребез ничек?

Бүген республикада 347 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли, шуларның 43е быел булдырылган.

Бүген республикада 347 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли, шуларның 43е быел булдырылган.

Башкортстан бер ел эчендә төзелгән авыл хуҗалыгы кооперативлары саны буенча Русиядә алдынгылар сафында бара. Биредә гражданнарның башлангычы нигезендә керемле проектларга ярдәм итү буенча төбәк программасы зур өлеш кертте. Фермерлар һәм шәхси хуҗалык башлыклары төркеме авыл хуҗалыгы кооперативы оештырырга карар иткәч, төбәк бюджеты әлеге башлангычны грант белән хуплады. Нәтиҗәдә, 2018-19 елларда төбәктә 23тән артык яңа авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли башлады.

Әйтик, Благовещен фермеры Артем Вотинов, хезмәттәшләре белән бергә узган елда республика программасы кысаларында 2,64 миллион сум күләмендә грант отып, «Благфермер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын төзегән. Эшкуарлар итне беренчел эшкәртүне үстерергә карар кылган. Һәм менә бүген алар модульле сугым цехын монтажлауны тәмамлый. Ул Изәк авыл Советы территориясендә урнашкан.

Биредә дуңгызлар, атлар һәм мөгезле эре терлек чалачаклар. Цех инде файдалануга әзер, рөхсәт документларын рәсмиләштерәсе генә калган. Предприятие киләсе елның гыйнварында эшли башлаячак.

Фото: Башинформ агентлыгы.
Читайте нас: