-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Чүп-чарны аерым җыярга кайда өйрәтәләр?

Башкортстанның югары уку йорты территориясендә пластик, алюминий, калай, кәгазь, катыргы һәм тукыманы аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырылды.

Башкортстанның югары уку йорты территориясендә пластик, алюминий, калай, кәгазь, катыргы һәм тукыманы аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырылды.

Уфа дәүләт нефть техник университеты, «Каты туфрак» хәйрия фонды һәм «#ЭКОпросвет мәгариф учреждениеләрендә икенчел чималны аерым җыюны гамәлгә кертү буенча экологик программа» проекты җитәкчеләре арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында уку йортының 13 корпусы һәм 11 тулай торагы территориясендә пластик, алюминий, калай, кәгазь, катыргы һәм тукыманы аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырылган.

Контейнерлар университетка "#ЭКОпросвет" хәйрия программасын тормышка ашырганда, халыкның экологик һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәдәниятен күтәрү максатыннан бушлай файдалану өчен тапшырылган.

Бу чара ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Фото: Башинформ
Читайте нас: