-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Гомумдәүләт проектлары ничек гамәлгә ашырыла?

Гомумдәүләт проектларының максатлы күрсәткечләренә ирешү, контрактларны үз вакытында төзү һәм үтәү буенча быел республикада тулысынча касса үзләштерү, тулаем Русия һәм Идел буе федераль округындагыга караганда, яхшырак. Мондый мәгълүматларны төбәк Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә китерде.

Гомумдәүләт проектлары чараларын финанслауның гомум күләме 31 миллиард сумга якын тәшкил иткән, шуларның 20 миллиард сумы федераль бюджеттан бүленгән. Матди чагылышта бу - 24 балалар бакчасы, 5 мәктәп, 110 фельдшер-акушерлык пункты, Республика онкодиспансерының хирургия корпусына яңа янкорма, 200 берәмлектән артык яңа медицина җиһазлары, шул исәптән КТ һәм МРТ аппаратлары. Шәһәр һәм районнарда 103 заманча иҗтимагый территория яңартылган һәм булдырылган, ә Ишембай, Бөре һәм Бәләбәйдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр булган өч төзекләндерү проектын гамәлгә ашырганнар. Моннан тыш, гомумдәүләт проектлары ярдәмендә 300 километрдан артык автомобиль юлына капиталь ремонт ясалган, 2,5 миллион квадрат метр диярлек яңа торак төзелгән, социаль әһәмияткә ия 900 объект Интернетка тоташтырылган.
- Иң мөһим проектларның берсе - "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм", - дип өстәде Илшат Таҗетдинов. - Узып баручы ел бу өлкә өчен пандемия шартларында катлаулы булды. Кече бизнес субъектлары азрак булды, әмма шул ук вакытта кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүчеләр саны, былтыргы белән чагыштырганда, 3,5 процентка артты. Хәзер тармакта 443 мең кеше эшли. Социаль эшкуарлар саны буенча Башкортстан 2020 елда Мәскәү өлкәсеннән кала Русия төбәкләре арасында икенче урында.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте.
Читайте нас: