+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ак ялларың — ак канат

Илеш районының Рсай авылында “Акбузат” балалар бакчасы ачылды.

Илеш районының Рсай авылында “Акбузат” балалар бакчасы ачылды.

Ул “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелеп, 50 урынга исәпләнгән.

Биредә сабыйлар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Музыка һәм спорт дәресләре үткәрү өчен универсаль зал, медицина, кер юу һәм азык-төлек блоклары заманча җиһаз­ландырылган. Гомумән, балалар бакчасы Федераль дәүләт мәгариф стандартларына ярашлы төзелгән. Бакча терри­ториясендә уен һәм спорт мәйданчыклары булдырылган.
Балалар бакчасын ачу тантанасында район хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Кашапова, Рсай урта мәктәбе директоры Азат Гыймазов катнаштылар.
Гөлнара Фәрух кызы ата-аналарны, сабыйларны шушы истәлекле һәм көтеп алынган вакыйга белән котлап, әлеге учреждениенең районда өченчесе булуын билгеләп үтте. Директорның мәктәпкәчә белем бирү буенча урынбасары, балалар бакчасы мөдире Ләйсән Мортазина бәйрәм белән тәбрик итеп, Хөкүмәткә, муниципаль район хакимиятенә, төзүчеләргә эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкарган өчен рәхмәтен белдерде. Гүзәл Латыйпова ата-аналар исеменнән рәх­мәт сүзләрен җит­кер­де.
Әйе, ата-ана­лар-ның, тәрбиячеләрнең хыялы тормышка аш-ты – кыска гына арада заман таләпләренә тулысынча җавап бир­гән, барлык тиешле шартлар да тудырылган күркәм бина калкып чыкты. Биредә өлкән һәм кече яшьтә­геләр төркеме булдырылып, әлегә 50 бала йөри.

Лира ГӘРӘЕВА.
Читайте нас